16+

Картлар йортлары тикшереләчәк

Башкортстандагы картлар йортында чыккан янгыннан соң Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков пенсионерлар, ветераннар, аз керемле һәм инвалидлар өчен махсуслашкан учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгын тикшерергә йөкләде.

Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Учреждениеләрнең янгыннарны һәм башка шундый төр казаларны кисәтү бурычларын үтәүгә аерым игътибар биреләчәк", - диелә ведомство хәбәрендә.
Нигез булган очракта прокурор тиешле чарасын күрәчәк.

Фото: http://muslumirc.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading