2017 елда картлык буенча уртача еллык иминият пенсияләре 13,7 мең сумга кадәр үсәчәк. Бу хакта Мәскәүдә узган Россия Пенсия фонды идарәсе утырышында әйтелде, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАССка сылтама белән.
"2017 елда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 5,8 процентка арта: 1 февральдән - 5,4 процентка һәм 1 апрельдән 0,38 процентка. Нәтиҗәдә, картлык буенча уртача еллык иминият пенсияләре 13 мең 655 сум яки пенсионерның яшәү минимумына карата 159,9 процентны тәшкил итәчәк", - дип белдергән Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов. Ул ел башында түләнгән бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны исәпкә алганда, картлык буенча пенсия күләме 2017 елда 14 072 сум булачагын билгеләп үткән.
Эшләүчеләргә булган кебек эшләмәүче пенсионерларга да социаль пенсияләр 1 апрельдән 1,5 процентка индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә, андый пенсиянең уртача күләме 8 742 сум яисә пенсионерның яшәү минимумына карата 102,4 процентны тәшкил итәчәк. Бер тапкыр бирелә торган 5 мең сумны исәпкә алганда, социаль пенсия күләме 9 159 сум булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар