16+

Катарактадан котылып була

Иң еш очрый торган күз авыруларының берсе – катаракта.

Иң еш очрый торган күз авыруларының берсе – катаракта.

“Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Җир шарында 2,2 млрд кеше күрү сәләте бозылудан интегә, күпчелек очракта, экспертлар фикеренчә, аны булдырмый калырга яки дәваларга мөмкин булыр иде. Гомер озынлыгы артуга карамастан, күз күреме кимчелеге алдынгы сафларда тора. Моңа хәзерге вакытта күп кулланыла торган гаджетлар сәбәпче,” - ди офтальмохирург Илсөяр Сабирова. 

Аның сүзләренчә, иң еш очрый торган күз авыруларының берсе – катаракта. “Ул күбрәк олы яшьтәге кешеләргә хас булса да, яшьләрне дә читләтеп узмый. Катарактага илтүче сәбәпләр күп, шуларның берничәсе: организмның картаюы, нәселдән күчү, нинди дә булса җәрәхәтләр, контузия, шикәр диабеты һәм экологик фактор. Катаракта әкрен үсеш алганга күрә, күп кеше күзләрдәге үзгәрешләрне сизмәскә дә мөмкин. Кайвакыт, шуның аркасында, пациент мөрәҗәгать иткәндә, авыру киң колач җәеп өлгергән була,” - ди белгеч.

- Ковид аркасында күрү сәләте бозылу очраклары шактый. Катарактаның төп билгеләре нинди соң? Күз начар күрә башлау, төсләрнең үзгәрүе, икеләнү, төнлә начар күрү. Катарактадан куркырга кирәкми, аны операция ярдәмендә дәвалап була. Бу бер көндә хәл ителә торган эш, ягъни пациент операция ясаткан көнне үк өенә җибәрелә, - дип аңлатты Илсөяр Сабирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading