XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узган иҗади очрашу вакытында залда Наталья Варлейның иҗатын яратучыларның барысына да урын җитмәде, хәтта өстәмә урындыклар куйганнан соң да, коридорда басып калучылар бихисап иде. Шуңа күрә Наталья ханым тамашачыларга ноябрьдә Казанга махсус килергә һәм алар белән кабаттан очрашырга, иҗат юлы турында тәвсилләп сөйләргә, шигырьләрен укырга, җырларга вәгъдә бирде. «Казанга килүемә бик шатмын. Монда гаҗәеп тамашачы. Бик зур рәхмәт, исәнлектә күрешик!» – дип мөрәҗәгать итте залдагыларга Наталья Варлей.
Быел 3 апрельдә фильмның экраннарга чыгуына 55 ел булган. Леонид Гайдайның «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика» тасмасын күрсәтүнең беренче елында аны 76 миллионнан артык кеше караган. Нәтиҗәдә, фильм 1967 елда Совет кинопрокаты лидеры дип таныла. Моннан тыш, совет киносының алтын чорында төшерелгән кинотасмалар арасында – 1961 елдан 1990 елга кадәр – кино караучылар саны буенча «Кавказская пленница» 4 нче урында.
Комментарийлар