16+

Кайбер идарәче компанияне «ташбака» көтә

Мәктәп елларында сыйныфтагы отрядлар арасында уку һәм җәмәгать эшләре буенча бәйге кулланыла иде. Алдынгыга – флагчык, ә артта сөйрәлүчегә ташбака беркетелә иде.

Кайбер идарәче компанияне «ташбака» көтә

Мәктәп елларында сыйныфтагы отрядлар арасында уку һәм җәмәгать эшләре буенча бәйге кулланыла иде. Алдынгыга – флагчык, ә артта сөйрәлүчегә ташбака беркетелә иде.

Отряд исеменә ташбака беркетелмәсен өчен әй тырыша идек. Татарстанда киләсе елдан 400 идарәче компания арасында да үзенә күрә бер «социалистик ярыш» башлана.

Идарәче компанияләрнең эшчәнлекләре бар яктан исәпкә алынып, рейтинг төзеләчәк. Әлеге исемлектә торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) һәм торак-төзелеш кооперативлары да (ЖСК) урын ала. Рейтингны 2019 елның 30 ноябренә эшләп бетерү ниятләнелә. Бәяләмә бирүне Казандагы берәр эре идарәче компаниядән башлыйбыз, – дип хәбәр итте «Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык тармагына җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге» коммерциячел булмаган хезмәттәшлекнең башкарма директоры Дмитрий Романов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагына җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге рәисе Михаил Застела фикерне дәвам итеп әйткәнчә, рейтингта идарәче компанияләрнең тоткан урыннары үзгәреп торачак.

– Яхшы эшли икән – югарыда, ә сүлпән эшчәнлек алып бара икән, түбәндәге урынга төшәчәк, – диде Михаил Застела. 
Артта сөйрәлүче идарәче компаниягә «ташбака» тамгасы гына куелса, бер хәл. Лицензиясез калу ихтималы да бар.
– Бу башлангыч министрлык тарафыннан хупланды. Халык идарәче компанияләрнең эшчәнлеген күреп торачак, – диде республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы программаларын тормышка ашыру һәм файдалану идарәсе җитәкчесе Айрат Галләмов.

Рейтинг төзелеш министрлыгы, дәүләт торак инспекциясе һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагына җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге сайтларына куелачак.

Фото Пиксабай

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading