16+

Кайбер җитәкчеләрнең 2016 елда керемнәре кимегән

Дәүләт Думасы депутатларының былтыр ел дәвамында эшләгән керемнәре билгеле булды. Айрат Хәйруллин барысыннан да күбрәк акча эшләгән булып чыкты. Аның 2016 елга керемнәре турындагы декларациясендә 280,2 миллион сум күрсәтелгән.

Дәүләт Думасы депутатларының былтыр ел дәвамында эшләгән керемнәре билгеле булды. Айрат Хәйруллин барысыннан да күбрәк акча эшләгән булып чыкты. Аның 2016 елга керемнәре турындагы декларациясендә 280,2 миллион сум күрсәтелгән.

Марат Бариев былтыр 4,9 миллион сум акча эшләгән. Шулай ук аның исемендә җәйге бакча, төзелеш өчен алынган участок, 62,5 квадрат метрлы йорт теркәлгән. Марат Бариевның хатыны исә былтыр 833,5 мең сум керем алган. Аның исемендә шулай ук 174, 4 квадрат метр мәйданда фатир һәм бакча участогы исәпләнә.

Илдар Гыйлметдинов керемен 4,8 миллион сум дип күрсәткән. Хатыныныкы 2,1 миллион. Гаиләнең 4 җир участогы, төзелеп бетмәгән торак йортлары һәм фатирлары бар.

"Татар информ" хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2016 елда 8миллион 858 мең 432 сум акча эшләгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, аның кереме якынча 33 меңгә кимегән. Путинның милкендә 1,5 мең квадрат метрлы җир участогы, 77 һәм 153 квадрат метрлы ике фатир һәм ике гараж исәпләнә. Барлык объектлар да Россиядә урнашкан.
Ә менә Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков былтыр 12 миллион 812 мең 722 сум гына акча эшләгән. Аның каравы хатыны Татьяна Навка 2016 ел дәвамында иреннән ун тапкырга күбрәк - 120миллион 814 мең 796 сум табыш алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading