16+

Кайбер кешеләр салымны күбрәк түли башларга мөмкин

Илдән киткән россиялеләргә салымны 30 процентка кадәр күтәрәчәкләр.  Хөкүмәт Дәүләт Думасына шундый закон проектын кертте. Әгәр Дәүләт Думасы төзәтмәләрне кабул итсә, 2024 елның 1 гыйнварыннан Россиянең эш бирүче компанияләре һәм заказчылар илдән киткән хезмәткәрләр өчен НДФЛны 30 процентка кадәр күтәрәчәк.

Ул кемгә кагыла, ә кемгә юк?

Хәзер физик затларның керемнәренә салым (НДФЛ) 13 процент алына. Дәүләт Думасы төзәтмәләрне кабул иткән очракта, илдән киткән хезмәткәрләр өчен НДФЛны 30 процентка кадәр күтәреләчәк. 

Бу илдән чыгып китеп 184 нче көнне була, дип аңлата Финанс университетының салымнар һәм салым администрациясе департаментының Фәнни җитәкчесе Любовь Гончаренко. Чит илдә кем һәм күпме вакыт булуын чик сакчылары күзәтә. Алар мәгълүматны салым инспекциясенә тапшыра ала. Ә алар – эш бирүчегә.

Чик аша чыкканнан соң 183 көн эчендә салым 13 процент, 184 көнгә һәм аннан соң 30 процентны тәшкил итә. Башкача әйткәндә, әгәр син кышка Таиландка яки җәйгә Төркиягә китсәң, аннан 4-5 ай читтән торып эшләсәң һәм кайтсаң, синнән беркем дә артык акчва алмаячак. Әгәр чит илдә ярты елга тоткарлансаң, Россия эш бирүчеләреннән һәм заказчыларыннан алынган керемнең 30 процентын түләргә туры килә.

Яңа кагыйдәләр турыдан-туры чит илләрдә эшләүче фрилансерларга, үзмәшгульләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә кагылачак. Шул ук схема компания штатында саналып, чит илдә булган һәм хезмәт килешүендә чит илдәге эше күрсәтелмәгән хезмәткәрләргә карата да эшләячәк.

Салым түләүдән качып булмаячак, чөнки бөтен түләүләр банк күчерүләре аша күзәтелеп барыла.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading