16+

Кайбер мобилизацияләнүчеләрнең ипотекалары ябылачак... 

Бу хакта “Мобилизация в Татарстане” телеграм-каналы хәбәр итә.

Бу хакта “Мобилизация в Татарстане” телеграм-каналы хәбәр итә.

Татарстан банкларында аңлатуларынча, мобилизацияләнүче һәлак булган яки аңа 1 нче төркем инвалидлык бирелгән очракта аның кредит йөкләмәләре аның өчен дә, гаилә әгъзалары өчен дә тулы күләмдә туктатыла. Күп миллионлы ипотека, кулланучылар кредиты яки авто кредитымы – кайсы булуга карамастан, барысы да ябылачак. "Бу очракта кредитларны исәптән чыгару/каплау банклар хисабына кредитның барлык суммасына резервлар булдыру юлы белән башкарылачак, – дип сөйләде "Казан банкы" идарәсе рәисе урынбасары Әлфат Җамалиев. – Теләсә нинди кредитлар, аларның процентлары, шулай ук штраф санкцияләре юкка чыгарыла. Кредитларның саны һәм төре буенча чикләүләр юк".
Бу хакта “Мобилизация в Татарстане” телеграм-каналы хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading