16+

Кайнар элемтә буенча грипптан сакланырга ярдәм итәләр

Татарстанда грипп һәм ОРВИ авырударын кисәтү буенча 15 октябрьгә кадәр кайнар элемтә эшли.

Татарстанда грипп һәм ОРВИ авырударын кисәтү буенча 15 октябрьгә кадәр кайнар элемтә эшли.

Белгечләр әлеге авыруларны кисәтүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча үз киңәшләрен бирәчәк. Әйтик, республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын белешә ала. Ведомство хезмәткәрләре шулай ук әти-әниләргә балаларны салкын тиеп авырудан саклауга бәйле киңәшләр бирәчәк, йогышлы чирләрне кисәтүдә башка чаралар хакында сөйләячәк. Республикада яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефон номерлары буенча бирә ала: 238-52-11, 238-96-84.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading