16+

Кайсы районнарда милли мәгарифкә игътибар бөтенләй бирелми?

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәгән районны атады.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәгән районны атады.

«Кызганыч, Югары Осланда туган телдә белем һәм тәрбия бирү бөтенләй оештырылмаган», — диде ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында. 

Милли мәгарифкә зур игътибар бирүчеләрдән министр Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч районнарын мисалга китерде.

«Әлмәт, Баулы, Зәй, Менделеевск, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнарына игътибарны арттыру сорала», — дип әйтте Илсур Һадиуллин.

«Балада туган телне өйрәнүдә кызыксыну уяту өчен, белем бирү процессы кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш. Коммуникатив технологияләрне кулланып, практик юнәлешле программаларны гамәлгә кертү — беренче юнәлеш», — диде мәгариф министры.

«Татар теленнән республикабызның дәүләт теле буларак һәм татар әдәбиятыннан эшләнгән программалар федераль реестрга кертелде», — диде министр.

Чыганак: татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading