16+

«Казан» агропромпаркында 4 мең кешегә шулпа ашаттылар

«Казан» агропромпарк ярминкә мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән ярминкәне вице-премьер Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, «Казан» агропромпарк директоры Олег Власов һәм башка рәсми затлар карады.

«Казан» агропромпаркында 4 мең кешегә шулпа ашаттылар

«Казан» агропромпарк ярминкә мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән ярминкәне вице-премьер Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин, «Казан» агропромпарк директоры Олег Власов һәм башка рәсми затлар карады.

Рөстәм Миңнеханов, сәүдә рәтләрендә йөреп, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, сәүдә барышы белән кызыксынды, бәяләр һәм ассортимент белән танышты, куелган продукциянең сыйфатын бәяләде.

Бу атнада үз ризыкларын Арча, Апас, Балтач, Мамадыш районнары тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре быел, 10 сентябрьдә старт алып, һәр шимбәдә үтте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 10 сентябрьдән 17 декабрьгә кадәр сәүдә мәйданнарына 900 млн сумлык товар китерелгән. Ярминкә оештыруда һәм катнашуда Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Кама Тамагы, Тукай һәм Сарман районнары иң активлардан булган. Татарстан аграрийлары Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан яңа елдан соң да авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү вакытын озайтуны сорый. Бу хакта «Казан» агросәнәгать паркында министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Ренат Сөләйманов хәбәр итте.
– Бу – ярминкәнең унөченче көне, ягъни унөченче атна үтә дигән сүз. Ярминкәләргә килеп, үзләре җитештергән ризыкларны сатарга теләүче фермерлар, хуҗалыклар саны елдан-ел арта, – диде Ренат Сөләйманов.
– Без бирегә беренче тапкыр гына килмибез, һәрвакыт барлык товарларны диярлек сатып бетереп кайтабыз. Бүген дә менә биш ноктада ит һәм сөт сатабыз. Күп төрле камыр ризыклары, бал, яшелчәләребез бар, – ди Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. Балтач районыннан фермер хуҗалык җитәкчесе Риан Закиров ит һәм колбаса ризыклары алып килгән.
– Үзебезнең фермер хуҗалыгында 20 сарык, 12 ат тотабыз, колбаса цехыбыз бар. Казылык ясыйбыз, ит ыслыйбыз. Бүген сатуга ысланган ит, кабырга, берничә төрле казылык алып килдек. Мондый ярминкәләр безнең кебек җитештерүчеләргә үз товарларын сату өчен дә бик уңайлы, – ди ул.

ярминкәгә килгән барлык кешеләрне сыйлау ниятеннән, «Татпотребсоюз» идарәсе 4 мең кешегә җитәрлек шулпа пешергән. Алар аны махсус эшләтелгән самавыр-казанда әзерләгәннәр.
– Барлык кешегә дә җитә, шулпа, коймак, кайнар чәй белән сыйланыгыз, – дип, идарә җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов халыкны өстәл артына чакырды.

Кыскасы, нәкъ теге әкияттәге кебек, мин дә булдым, бал эчтем, мыек чыланды, телгә йокмады. Ярминкәгә бер нәрсә дә кирәк булмаса, мәзәген генә булса эзләп барырга була. Әлбәттә инде, барган килеш беркем дә буш кайтмый.

Ярминкәләр башланган көннән алып сәүдә мәйданчыкларына 17,1 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1,2 мең тонна төрле ит, 365 тонна сөт, 722 тонна шикәр комы, 679 тонна он, 7,3 млн данә йомырка һәм башка продукция сатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading