«Казан Арена»ның исемен алыштырганнар, бүгеннән ул «Ак Барс Банк Арена» дип йөртеләчәк.
45 мең тамашачыга исәпләнелгән «Казан Арена» стадионы 2013 елгы Универсиада, Су спорты төрләре буенча 2015 елгы Дөнья чемпионаты, футбол буенча 2017 елгы Конфедерацияләр һәм 2018дә Дөнья чемпионаты матчлары кебек халыкара дәрәҗәдә әһәмияткә ия спорт ярышлары гына түгел, эшче һөнәрләр буенча Ворлдскиллс-2019 дөньякүләм чемпионатын ачу-ябу тантаналарын да кабул итте.
– Безнең өчен бу – истәлекле көн. Әлеге вакыйгага шактый озак килдек, соңгы ике-өч елда шушы мәсьәлә белән шөгыльләндек. Төрле вариантларны карадык. Стадионның исеме республикага калганы өчен рәхмәт. Яңа атама сыйфатында федераль, халыкара компанияләр дә каралган иде, – дип җиткергән стадионның генераль директоры Радик Миңнәхмәтов.
Комментарийлар