16+

Казан балалар бакчаларында QR-код белән генә кертәчәкләрме?

Балалар өчен үткәрелә торган бәйрәмнәргә быел кертәчәкләрме, дигән сорауга да җавап булды.

Балалар өчен үткәрелә торган бәйрәмнәргә быел кертәчәкләрме, дигән сорауга да җавап булды.

Казандагы балалар бакчаларында QR-код белән генә керергә мөмкин булачак, дигән хәбәр дөрес түгел. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шулай дип белдерде. Мондый карар 8 ноябрьдән гамәлгә керәчәк дигән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
“ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да, Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе дә балалар бакчалары территориясендә ата-аналарны бакчага кертү буенча бернинди күрсәтмәләр дә бирмәде", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Балалар өчен үткәрелә торган бәйрәмнәргә килгәндә, аларга вакцинация турында QR-кодлы яки ярты ел эчендә коронавирус кичерү хакында белешмәсе булган әти-әнинең берсе килә ала. Барлык өлкәннәр дә керү юлында термометрия уза, залда утырганда социаль дистанция сакларга тиеш.
Моннан тыш, 60 яшьтән өлкәнрәк затларга, шулай ук башка төркемдәге балаларга керү тыела.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading