16+

Казан белән кызыксынучы чит ил кешеләре саны 4 тапкыр арткан

FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы уеннары чит ил туристларының Россиягә килүгә кызыксынуларын 30 процентка арттырган. Чит ил җанатарларын иң кызыксындырган шәһәр - Казан, дип яза «Татар-информ» «Коммерсантъ»ка сылтама белән.

FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы уеннары чит ил туристларының Россиягә килүгә кызыксынуларын 30 процентка арттырган. Чит ил җанатарларын иң кызыксындырган шәһәр - Казан, дип яза «Татар-информ» «Коммерсантъ»ка сылтама белән.


momondo мәгълүматлары буенча, Конфедерацияләр Кубогы вакытында Россиягә килүдә чит ил кешеләренең кызыксынуы, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, уртача 34 процентка үскән. Чит илләрдән Мәскәүгә шушы чорга авиабилетлар алуда кызыксыну 29 процентка, Санкт-Петербургка 31 процентка, Сочига 64 процентка, Казанга - 404 процентка арткан.

Авиабилетларны иң күп эзләүче туристлар Германиядән (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 76 процент), Швециядән (43 процент), Даниядән (11 процент), Украинадан (36 процент) һәм Италиядән (64 процент) булган.
Kayak мәгълүматлары буенча, Конфедерацияләр Кубогы вакытында чит ил туристларының Казанга килүгә кызыксынулары узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 177 процентка үскән. Компания аналитиклары моны шәһәрдә узачак ике зур турнир: Мексика - Россия һәм Португалия - Мексика уеннары белән бәйли.

Skyscannerда турнир чорында чит ил кешеләренең Казанны күрүгә омтылышы 29 процентка үсүен җиткерә.
Искәртеп үтик, Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бәяләмәсе буенча, Конфедерацияләр Кубогы матчларына Казанга 150 дән 200меңгә кадәр футбол җанатары киләчәк.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading