16+

Казан – беренче өчлектә!

Казанда дөньякүләм әһәмиятле спорт ярышларын үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шәһәр спорт объектлары төзү, студентлар спортын үстерү буенча Россиядә беренче өчлектә бара. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтте.

– Казанда спорт объектлары күп төзелә, шуңа күрә без беренче өчлектә барабыз. Соңгы елда гына да федераль программалар ярдәмендә республикабызда бик күп спорт корылмалары төзелде, аларның барысы да заманча техник чаралар белән җиһазландырылган. Спорт объектларының күбәюенә Универсиада да зур роль уйнады. Хәзер Красноярск әлеге ярышны кабул итәргә тырышып әзерләнә, – диде ул.

Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, дөньякүләм спортны үстерү өчен, студентлар спортын да актив үстерергә кирәк.

– Россия буенча 15 студентлар спорт лигасы бар. Минем теләгем – уку йортлары үзара түгел, ә клублар үзара ярыша башласын иде. Мәктәпләрдә дә шул ук хәл. Хәзерге вакытта, профессиональ булмаган спортны үстерү өчен, Россиядә «500 бассейн» дигән программа эшли. Аның нигезендә 60 спорт объекты төзелде инде, – диде Дәүләт Думасы депутаты. 

Фото "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading