16+

Казан бу көннәрдә йөзүчеләр мәркәзе булачак

Һәрхәлдә, берничә көн дәвамында шулай булачак: 1-3 ноябрьдә Казанда йөзү буенча Дөнья кубогы ярышларының сезонда алтынчы этабы уза. Башкаланың Су спорты төрләре сараенда 50 илдән 200ләп спортчы көч сынашачак.

Һәрхәлдә, берничә көн дәвамында шулай булачак: 1-3 ноябрьдә Казанда йөзү буенча Дөнья кубогы ярышларының сезонда алтынчы этабы уза. Башкаланың Су спорты төрләре сараенда 50 илдән 200ләп спортчы көч сынашачак.

Йөзүчеләр Казанга ярышлар башланырга берничә көн алдан килеп урнаш­ты инде. Дөнья кубогы этабы алдыннан алар өчен Су спорты төрләре үсеше үзәгенең тренировкалар лагеренда җыеннар да оештырылды. Әлеге үзәк Халыкара су спорты төрләре федерациясе (ФИНА) карамагында эшчәнлек алып бара.

...Катинка Хошсу (Венгрия), Владимир Морозов, Антон Чупков, Александр Красных (Россия), Эми Сибом, Бронте һәм Кейт Кэмпбелл (Австралия) – бу Казан бассейнында рекорд куярга омтылучы дөньякүләм танылуга ия йөзүчеләрнең әле берничәсе генә. Рекордлар һичшиксез булачак. Чөнки Дөнья кубогы ярышларының әлеге этабы да 2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарына сайлап алу ярышлары да булып тора.

Йөзү буенча Дөнья кубогы ярышлары Халыкара су спорты төрләре федерациясе тарафыннан 1988 елдан бирле уздырылып килә инде. Һәм ул һәр сезон саен җиде этапта, өч төбәк кластерына бүленеп үткәрелә. Казандагы ярышлар – өченче кластерның беренче этабы, дип ачыклык кертә Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Казанда узачак ярышларда спортчылар өч көн дәвамында 32 шәхси дистанциядә җиңүчеләрне ачыклый. Моннан тыш әле ике эстафетаны да тамаша кылырга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: Татарстан башкаласында Дөнья кубогы этабы узган ел да үткәрелгән иде. Быелгысы да соңгысы булмаячак: чөнки Халыкара федерация белән килешү нигезендә Казан Дөнья кубогы ярышларын 2021 елга кадәр ел саен кабул итеп алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading