16+

Казан чаңгы марафоны хәйрия узышыннан башлана. Катнашу ничә сум?

13 март көнне Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионы янында Казан чаңгы марафоны узачак. Катнашучылар 5, 25 һәм 50 чакрымга йөгерәчәк.

13 март көнне Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионы янында Казан чаңгы марафоны узачак. Катнашучылар 5, 25 һәм 50 чакрымга йөгерәчәк.

Казан чаңгы марафонының приз фонды - 600 мең сум. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан башкаласының Физкультура, спорт һәм туризм комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.

"25 чакрым дистанциядә җиңү яулаган өч урын иясенә, ә 50 чакрым ераклыкка йөгергән беренче унлыкка акчалата бүләк тапшырылачак", - диде ул. 

Беренче урынга - 80 мең сум, икенче урынга - 60 мең сум, ә өченче урынга ия булучыларга 40 мең сум каралган.

5 чакрым дистанциягә тугыз яшьтән өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр теркәлә ала, 25 чакрымга - 2004 елга кадәр туган ир-атлар һәм хатын-кызлар, ә 50 чакрымга - 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 20 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар.

Чарада 500ләп чаңгычы катнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә 280 чаңгычы теркәлгән. Старт пакетларын алу шулай ук "Локомотив" стадионында да оештырылачак, ул 12 мартта көндезге 12 сәгатьтә башланачак. 

54нче тапкыр оештырылачак Казан чаңгы марафоны хәйрия узышыннан башлана. Ул бер чакрым дистанциядә узачак, катнашучылар өчен кертем 1 мең сум булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X