16+

Казан читендәге урамнарга Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалова исемнәре биреләчәк

Җырчылар Илһам Шакиров исеме дә, Әлфия Афзалова исеме дә "Салават күпере" торак комплексындагы урамнарга биреләчәк.

Җырчылар Илһам Шакиров исеме дә, Әлфия Афзалова исеме дә "Салават күпере" торак комплексындагы урамнарга биреләчәк.

Җырчы Илһам Шакиров исеме Казан үзәгеннән 20 чакрымлап ераклыкта урнашкан "Салават күпере" торак комплексындагы яңа урамга биреләчәк. Бу хакта Азатлык хәбәр итә.

Моны Казан үзәгендә генә түгел, гомумән, урам исемен алыштыру шактый зур чыгымлы эш, өстәвенә, моңа биредә яшәүчеләр дә каршы булырга мөмкин дип аңлаталар.

Күптән түгел җырчы Әлфия Афзалова исеме дә "Салават күпере"ндәге урамга биреләчәге билгеле булды. Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова әнисе хөрмәтенә багышланган китапны тәкъдим итү кичәсендә моңа риза булмавын җиткергән иде инде. Җырчы Зөһрә Сәхәбиева исә үз вакытында ире, җырчы Хәйдәр Бигичев хөрмәтенә урам исемен шәһәр чите - Азино бистәсендә бирәбез дигәч, моның белән килешергә мәҗбүр булган.

"Ераграк инде, анысы. Әммә шәһәр уртасындагы урамнарның исемен алыштыруның мәшәкате бик зур һәм ул бик кыйбатка төшә икән. Миннән, "Сез ничек карыйсыз моңа?", дип сорагач, мин "риза" дидем. Чөнки аңладым бит ул эшне. Хәзер Хәйдәр Бигичев урамы тирәләрендә Җәүдәт Фәйзи, Галия Кайбицкая урамнары бар, Рәшит Ваһапов - шәһәр уртасы булды хәзер. "Салават күпере" дә бит Казанга керә. Урамнарга исем бирүгә мин бик уңай карыйм," ди Сәхәбиева.

Берничә ел элек Казан үзәгендәге Эсперанто урамы Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев исеменә үзгәртелде. Хакимиятләр ул урамда яшәүчеләрнең фикерен белешеп тормады, аларның күпсанлы ризасызлык чараларына игътибар итмәде.

Моннан тыш, шәһәр үзәгендә Марсель Салимҗанов, Туфан Миннуллин исемле урамнар да бар. Алар элек башка төрле атала иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading