16+

"Казан Егетләре" төркеме гастроль турына чыга

18 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Лаеш районы Мәдәният йортында, 19 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Питрәч районы Мәдәният йортында "Татарстаным минем, сиңа!" проекты тәкъдим ителәчәк.

18 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Лаеш районы Мәдәният йортында, 19 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Питрәч районы Мәдәният йортында "Татарстаным минем, сиңа!" проекты тәкъдим ителәчәк.

Программада халык музыка кораллары белән бергә төркемнең иң популяр җырлары яңгыраячак: «Тала-тала», «Җомга», «Ак чәчәкләр», «Яшьлегемә кайтам», «Каеннарым» һәм башкалар!
Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә эшләнгән. "Татарстаным минем, сиңа!" проектының төп идеясе һәм максаты - Татарстан Республикасының һәр муниципаль районы турында җырлар җыентыгы аудиосын булдыру юлы белән, гражданнарның туган якка кызыксынуын арттыру һәм аларның иҗади потенциалын ачу. Җырларда район тормышының бүгенгесе һәм киләчәге, танылган шәхесләр, уңышлар, табигать, туган якның якты тарихлары мактала, дип яза төркемнең матбугат хезмәте.
Билетларны Пушкин картасы программасы кысаларында алырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading