16+

«Казан Экспо»да мобилизациялнгәннәр өчен концерт узды

Бүген Казан Башкарма комитеты һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы мобилизацияләнгәннәр өчен ике концерт оештырды. Беренчесе Казан танк училищесы территориясендә, икенчесе «Казан Экспо» павильоннарының берсендә узды. Беренче булып «Казан Экспо» сәхнәсенә алып баручы чыкты. Ул хәрби хезмәткәрләргә батырлыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдерде.

«Хөрмәтле Ватанны саклаучылар, сез барыгыз да үз илегезнең һәм Татарстанның чын патриотлары. Сез-безнең яклаучылар, һәм бу концерт сезгә багышланган», - диде ул.

Иң беренче булып Татарстан Республикасы Дәүләт балалар хоры чыгыш ясады, алар күп буыннар яраткан «Широка страна моя родная» җырын башкарды. Башта мобилизацияләнгәннәр алкышларга һәм җырларга оялып торды, ләкин чыгыш ясаучылар сугышчыларның йөрәкләрен эретә алды.

Аннан соң Чулпан Йосыпова «Жомга» җыры белән чыгыш ясады. Бу вакытта хәрбиләр бераз йомшарды һәм таныш мотивларга җырлый башладылар.
Ә Марина Карпованың «Катюша» җырыннан соң, мобилизацияләнгән егетләрнең берсе аның белән бергә белән җырдан өзек җырлады. 

Булат Хисмәтов чыгышы вакытында егетләр хәтта биергә дә чыкты.
Концерт «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән белән тәмамланды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading