16+

Казан фатирында берәү ике кешене үтергән

Яшь егет башта дустын, ә аннары чыгып качарга теләгән хатын-кызны үтергән.

Яшь егет башта дустын, ә аннары чыгып качарга теләгән хатын-кызны үтергән.

Казанның Урак һәм Чүкеч урамындагы бер йорттагы фатирда 35 яшьлек ир-ат һәм билгесез хатын-кыз мәете табылган. Аларның муенында чәнчелгән-киселгән яралар булган. «Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, җинаять кылуда шикләнелеп Марий Элдан килгән 23 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ул үз гаебен таныган.

Тикшерү ачыклаганча, җинаятьтә шикләнелгән кеше белән 35 яшьлек ир-ат Казанда фатир арендалап яшәгән. Алар хатын-кызны кунакка чакырган. Ир-атлар арасында низаг чыккан. Яшь егет башта дустын, ә аннары чыгып качарга теләгән хатын-кызны үтергән.

Якын арада ир-атка карата җәза чарасы билгеләнәчәк, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading