16+

Казан FIJET Golden Apple бүләгенә ия булды

Татарстан башкаласы FIJET Golden Apple («Алтын алма») бүләгенә ия булды. Кинематография өлкәсендәге "Оскар"га тиң булган әлеге бүләк Россиянең бары тик Сызрань һәм Мәскәү шәһәрләренә генә тапшырылган булган.

Татарстан башкаласы FIJET Golden Apple («Алтын алма») бүләгенә ия булды. Кинематография өлкәсендәге "Оскар"га тиң булган әлеге бүләк Россиянең бары тик Сызрань һәм Мәскәү шәһәрләренә генә тапшырылган булган.

Казан - илнең мондый бүләккә ия булган өченче шәһәре. FIJET премиясе ел саен туризмны үстерүгә зур өлеш керткән билгеле бер илгә, шәһәргә, оешмага яки шәхескә бирелә. FIJET Golden Apple туризм турында язучы журналистларның халыкара федерациясе 1970 елда оешкан. Премия лауреатлары арасында Италиянең Сицилия, Хорватиянең Дубровник, Бөекбританиянең Йорк, Польшаның Краков, Бельгиянең Антверпен, Мисырның Южный Синай шәһәрләре бар.
Бүләкне тапшыру тантанасында катнашкан FIJET президенты Тиджани Хаддад сүзләренчә, Казан әлеге премиягә лаек. Казан вакыйга туризмын, мәдәни-тарихи мирасны үстерү, шәһәр брендын таныту буенча күп эшләр башкара.

- Мин Казанга узган ел пресс-тур белән килгән идем. Шәһәр үзенең кунакчыл, киң күңелле булуы белән ошады. Биредә конфессияләр арасында үзара дуслык-тынычлык хөкем сөрә. Мәдәни мираска да игътибар зур. Республиканың табигате дә искиткеч, - диде ул.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәребезнең шушы зур бүләккә ия булуы горурлык. Моңа ирешү өчен күп эшләр эшләнә. Соңгы ун елда туристлар агымы ун тапкырга арткан.

- Туризмны үстерү буенча яңадан-яңа проектлар уйлап табабыз. Бүген тагын бер яңа проект турында әйтәсем килә. Аның идеясен язучы Илдар Әбүзәров тәкъдим итте һәм ул безгә ошады. Ул Казанга чит илләрдән, Россия шәһәрләреннән язучы, блогер, журналистларны чакырырга һәм аларга бер-ике айга яшәргә фатир бирергә, әсәрләр, мәкаләләр язарга грантлар бүлеп бирергә тәкъдим итте. Әсәрләрнең төп геройлары исә - Казан халкы булырга тиеш. Мондый практика дөньяның күп кенә илләрендә бар инде, нишләптер әлегә Россиядә ул кулланылмый. Бу башлангыч уңышлы булыр дип уйлыйбыз, - диде ул.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading