16+

Казан – Франкфурт-на-Майне авиарейсы ачылды

Бүген Казаннан Франкфурт-на-Майнега авиарейс ачылды. 9:45тә «Аэрофлот» компаниясе очкычы беренче рейс белән Германиягә очты.

Казан – Франкфурт-на-Майне авиарейсы ачылды

Бүген Казаннан Франкфурт-на-Майнега авиарейс ачылды. 9:45тә «Аэрофлот» компаниясе очкычы беренче рейс белән Германиягә очты.

Очышлар 150 урынлы "Airbus A320" һава судносында атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Казаннан 9.45 сәгатьтә очып киткән самолет Франкфуртта 13.05 сәгатьтә булачак. Аннан кире рейс 14.20 сәгатькә билгеләнгән, Казанда очкыч 19.20 сәгатьтә булачак. Эконом-класска билет бәясе ике якка 25 мең сумнан абшланса, бизнес-класска - 60 мең сумнан.

«Аэрофлот» пассажирлары өчен Германия тимер юллары белән бергә Rail & Fly программасы гамәлдә. Тимер юлда йөрү бәясе авиабилет бәясенә кертелергә мөмкин - эконом-класс өчен - 40 евро, бизнес-класс өчен - өстәмә түләүсез.
Туры даими рейсларны ачу чарасында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, «Аэрофлот» директорының сатулар департаменты урынбасары Дмитрий Трофимов катнашты.

Андрей Егоров белдергәнчә, даими авиаочыш ачылуы - Татарстан хөкүмәте, «Аэрофлот» компаниясе һәм "Казан" аэропортының уртак эше нәтиҗәсе. Аның сүзләренчә, бу Татарстан, Россия һәм Германия арасында икътисади элемтәләрне үстерүгә этәргеч бирәчәк.
Билетлар өч атна элек сатыла башлады һәм сату уңышлы бара. Шулай итеп, бүген Франкфуртка беренче рейс белән бизнес-класста - 3, ә эконом-класста 73 пассажир очты.

Беренче рейс пассажиры Неля Фирсованың Германиядә кызы яши. Ул ике арада авиарейс ачылуга шат.
- Соңгы тапкыр Германиядә ике ел элек булдым. Элек анда Мәскәү аша оча идем. «Аэрофлот»ның турыдан-туры рейс ачуына шатмын, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading