16+

Казан футбол җанатарлары өчен 6 миллионлык концерт әзерләгән

6, 7, 10, 11, 14, 15 июль көннәрендә «Казан» гаилә үзәге каршында урнашкан “Җанатарлар фестивале” сәхнәсендә зур концерт чаралары узачак. Дөньякүләм танылган артистлар катнашында узучы концерт программалары әзерләү Татарстанга 6 миллион сумга төшкән.

6, 7, 10, 11, 14, 15 июль көннәрендә «Казан» гаилә үзәге каршында урнашкан “Җанатарлар фестивале” сәхнәсендә зур концерт чаралары узачак. Дөньякүләм танылган артистлар катнашында узучы концерт программалары әзерләү Татарстанга 6 миллион сумга төшкән.

– Кайсы көнне нинди командалар уйнаячагын белмәдек, шуңа да һәр ил өчен аерым чыгышлар әзерләнмәде. Ләкин бездә чыгыш ясаучы коллективлар шулкадәр югары дәрәҗәдә эшли, алар матч буласы көнгә туры китереп үз чыгышларын җайлаштырыр, - ди Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова.


6 июль көнне 15.00 сәгатьтә «Большой куш» (Казан), «Хитобои» (Казан), JIVE Казан) төркемнәре бәйрәмне ачып җибәрә. Бу көнне узачак концертның төп кунагы – Россиянең халык артисты, музыкан Игорь Бутман төркеме. Мәскәү кунаклары 19.40 сәгатьтә чыгыш ясаячак. Яшьләр өчен дөньякүләм танылган пионист Олег Аккуратов чыгышы кызык булырга тиеш.


7 июль сәхнәдә рок-н-ролл, блюз, франк энергиясе хөкем сөрәчәк. «Макс и Ко» (Казан), Blues Willys (Казан) һәм М.А.К. Trio (Казан) төркемнәре чыгышы булачак. 19.40та татарстанлыларга «Үзгәреш җиле» аша таныш булган Вадим Эйленкринг төркеме чыгышы көтелә. Танылган саксофончыны Россия халкы гына түгел, АКШ, Германия кебек чит илләр дә яратып тыңлый.


10 июль Россия джаз-рокы легендасы Алексей Козлов һәм аның танылган «Арсенал» төркеме чыгышы көтелә. Концерт тамашасы 19.00 сәгатьтә башлана. Шунысы үзенчәлекле, Алексей Козлов хәзер концертлар белән гастрольләргә сирәк чыга. Казанда гына чыгыш ясарга ризалык биргән. 
– Сер итеп кенә әйтәм, аның тормыш иптәше танылган язучы Габдрахман Әпсәләмовның кызы. Шуңа ул Татарстанны бик хөрмәт итә. Татар халкы өчен махсус «Ай, былбылым» җырын да башкарачак әле. Яшь тамашачылар өчен Марк Юсим (Мәскәү) чыгыш ясыячак. Шулай ук АКШ, Россия, Бельгия, Швейцария, Испания кебек илләрдән җыелган төркем D'Blak Blues Orchestra чыгышы көтелә.


11 июль ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган булачак. Концерт программасын Татарстан Республикасының иң яхшы музыкантлары әзерли. Шул ук көнне республиканың иң популяр электрон музыканты DJ Art чыгышы булачак. Ул классик музыка белән клуб музыкасын тоташтырып үзенчәлекле композицияләр әзерли. Аның проектында Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры да катнашачак. 
14 июль концерт 18.50дә башлана. Мәскәүдән килгән «Артем Айвазян Band» үз чыгышында халыкны да җәлеп итәргә сүз биргән. Аннан соң Россия – Израиль төркеме E-Quality чыгышы көтелә. Әлеге төркем инде Париж, Нью-Йорк, Израиль тамашачысының йөрәген яулап өлгергән. Шулай ук “Билли Новик”, “Джаз-актив Санкт-Петербург-Казань-Тель-Авив» төркемнәре белән дә танышып булачак. 
15 июль Чемпионатның соңгы көне дә Казан халкы өчен истәлекле булачак. Кичәне 19.50 сәгатьтә Валерий Коротковның ALMA төркеме ачып җибәрә. Ул future folk яңа стильдә чыгыш ясыячак. Концертны Россиянең иң танылган поп-төркеме “Guru Groove Foundation” тәмамлый. 
Әлеге концерт чараларын теләгән һәркем карый ала. 


Кызганыч, Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән әлеге концерт программасында гади халык өчен таныш булган артистлар исеме яңгырамады. Фестивальнең генераль продюсеры Валерий Коротков, фестивальнең Казандагы продюсеры һәм программа директоры Инна Городецкая аны үз теләкләренә туры китереп төзегән. Салават, Айдар Галимов, Хәмдүнә, Гүзәл Уразова кебек җырчыларны үз иткән халык, башка артистларны кабул итәрме, анысы билгесез! Эльвира Камалова сүзләренчә, әлеге концерт Казан тамашачысы зәвыгын күтәрергә ярдәм итәчәк.


Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни чараларына Татарстан гомумән 40 миллионга якын акча сарыф иткән. Җанатарлар фестивалендәге концертка артистларны сигез ай элек чакыра башлаганнар.   


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading