16+

«Казан» гаилә үзәге мәйданчыгы ябылды

Һава торышы начараю сәбәпле, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы вакытлыча ябылган.

Һава торышы начараю сәбәпле, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы вакытлыча ябылган.

Бозлы яңгыр аркасында анда булу куркыныч, дип билгеләп үттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтендә.

Күзәтү мәйданчыгы күпме вакыт ябык булачагы әлегә билгеле түгел. Аның эш режимын шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясенең Telegram-каналында ачыкларга була. 

Исегезгә төшерәбез, бүген Казан юлларын җыештыруга 600 дән артык юл эшчесе һәм 250 берәмлек техника җәлеп ителгән иде. Төнлә бозга каршы эшкәртү өчен 240 тонна реагент һәм 228 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, дип яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading