16+

Казан халкы чүп-чар яндыру заводы төзү мәсьәләсе буенча Путинга юллау өчен петиция әзерләгән

Казанда Самосырово бистәсендә чүп-чар яндыру заводы төзелү турында хәбәр халык арасында шау-шу уятты.

Казанда Самосырово бистәсендә чүп-чар яндыру заводы төзелү турында хәбәр халык арасында шау-шу уятты.

Россия Президенты Владимир Путинга адресланган петицияне өч көн эчендә 9 меңнән артык кеше имзаларга өлгергән. Халык, заводтан чыккан зарарлы матдәләр җил белән таралып, сәламәтлеккә зыян китерәчәк, дип саный. Билгеле булганча, Татарстанда чүп-чарның бик аз проценты гына эшкәртелә, көнкүреш калдыкларын куярга урын юк. Бүген - 19 гыйнвар көнне, Казанда бу мәсьәлә буенча иҗтимагый тыңлаулар билгеләнгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading