16+

"Казан җилкәннәре" дигән музей регатасы башланды

Татарстан Президенты указы нигезендә, 2016 ел республикабызда сулыклар зонасы елы дип игълан ителде. Татарстан Милли музее, Казан шәһәренең җилкәнле спорт Федерациясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты ярдәмендә, Казанда 9-13 июнь көннәрендә Казан мэры кубогына «Казан җилкәннәре» дигән музей регатасы уздыра. Ул быелгы җәйнең иң истә калачак...

Татарстан Президенты указы нигезендә, 2016 ел республикабызда сулыклар зонасы елы дип игълан ителде. Татарстан Милли музее, Казан шәһәренең җилкәнле спорт Федерациясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты ярдәмендә, Казанда 9-13 июнь көннәрендә Казан мэры кубогына «Казан җилкәннәре» дигән музей регатасы уздыра. Ул быелгы җәйнең иң истә калачак спорт вакыйгасы булыр дип көтелә.

Регата Идел елгасында узачак. Идел элек-электән сәүдә юлы булып саналганга, Петр I Адмирал бистәсендә кораблар төзүне дә оештырган. Казаныбызны бүген дә юкка гына биш диңгез порты дип атамыйлар.

Тарих белән спорт кушылган әлеге регатаның максаты киң җәмәгатьчелекнең игътибарын, экология, сулыклар проблемасы белән бергә, әлеге төбәкнең тарихи мирасына юнәлтү булып та тора. Идел буенда республикабызның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләүче күпсанлы музейлар урнашкан. Мондый бәйге 2014 елда бер узган иде инде. Ул чакта спортчылар һәм тамашачылар Чистай каласына сәяхәт иттеләр.

Казан мэры кубогына үткәре­лә торган быелгы узышта Казан спортчылары белән бергә Чабаксар, Түбән Новгород, Тольятти, Ульяновск, Чаллы, Түбән Кама спортчылары да катнашыр дип көтелә. Быелгы бәйгене Иделнең Югары Ослан районы, Печище авылы янындагы биек ярыннан карап сокланырга булачак. Биредә катнашучылар һәм тамашачылар өчен мәдәни программа да булачак. Татарстан Милли музее әлеге регатаны карарга һәм Печищедагы Янка Купала музеена һәм Печище икмәк комбинатына сәяхәткә чакыра. Автобуслар 1 Май мәйданыннан китәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading