Кичә "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсе 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатына төзеләчәк Самарада "Космос Арена" стадионы төзелешендә бүтән катнашмыячагы билгеле булды.
Әлеге үзгәреш төзелешкә карата булган хилафлыклар белән бәйле түгел дип хәбәр ителә. Икътисади сәбәпләр аркасында хәзер төзелеш эшләрендә Самара оешмалары арасыннан сайланачак. Оешмаларның алышынуы төзелеш эшен туктатмаган.
Исегезгә төшерәбез, Дөнья чемпионаты 14 июнь - 15 июль аралыгында булачак. Ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Казан, Волгоград, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Екатеринбург, Ростов-на-Дону һәм Сочи шәһәрләрендә үтәчәк. "Космос Арена" стадионы 45 мең тамашачыга каралган. Анда чемпионатның алты матчы узачак.
Фото: vk.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар