16+

«Казан Изге Ана иконасы соборы торгызылу – үзе бер могҗиза»

Казанда «Россия һәм дөнья цивилизациясе язмышында Казан Изге Ана образы» дигән фәнни-практик укулар узачак. Әлеге чара алдыннан узган матбугат очрашуында Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре турында сүз барды.

«Казан Изге Ана иконасы соборы торгызылу – үзе бер могҗиза»

Казанда «Россия һәм дөнья цивилизациясе язмышында Казан Изге Ана образы» дигән фәнни-практик укулар узачак. Әлеге чара алдыннан узган матбугат очрашуында Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре турында сүз барды.

– Казан Изге Ана иконасы соборына беренче таш моннан ике ел элек салынган иде. Әлеге уңайдан Казанга Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл да килде. Бүгенге көндә соборда төзелеш эшләре тәмамланган дияргә була. Аның эчке ягын бизәү эшләренә тотыналар. Бу бик күп вакыт һәм көч таләп итә торган эш, 2019 елларда әле эш дәвам итәчәк. Собор гади генә объект түгел. Хәрабә калдыклары гына булган урында 44 метр биеклектә храм сафка бастырылды. Шактый зур эш башкарылды. Төзелеш эшләрен «Яңарыш» фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев контрольдә тота, – диде Татарстанның Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова.

Соборның гөмбәзләренә һәм 28 фасадның 15енә тәреләр урнаштырылган. Элек собор җылытылмаган булган, яңасына исә заманча җылыту системалары һәм вентиляция куелган. Ә тышкы бизәлеше белән ул элеккеге соборны хәтерләтәчәк.

Татьяна Ларионова сүзләренчә, торгызуга караганда, яңаны төзү күпкә ансатрак. Объектны торгызганда, бик күп факторларны истә тотарга кирәк булган, шактый сораулар да туып тора ди. Төзекләндерү барышында аның аскы мәгарә храмын да археологик яктан тикшерткәннәр.
– Мәгарә храмын өйрәнә алырлык кешеләр бик аз, шуңа да андый белгечләрне Костромадан чакырырга туры килде. Собор бик катлаулы конструкция буенча эшләнә, шул ук вакытта безнең өчен бик кызыклы проект ул, – дип сөйләде «Евростройхолдинг+» оешмасының реставрация эшләре буенча директор урынбасары Тимур Алишев.

Соборның үзенә килгәндә, ул 600 кеше сыйдырышлы булачак.
Казан Богородица ирләр монастыре наместнигы, игумен Марк (Виленский) сүзләренчә, халык собор торгызылуны бик көтә. Көн дә диярлек хатлар алабыз. Алар, шушы урында булып киткәннән соң, тормышларында булган могҗизалар турында яза, ди ул.


Фото: tatar-inform

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading