16+

Казан кешесе лотереяда 1,9 миллион откан

Казанда яшәүче Лариса Шумилова лотереяларны еш алса да, аңа бәхет беренче тапкыр елмайган.

Казанда яшәүче Лариса Шумилова лотереяларны еш алса да, аңа бәхет беренче тапкыр елмайган.

Соңгысында ул 1 ­миллион 900 мең сум торган фатир откан. Лариса билет алганда, үзе өчен ниндидер мәгънәгә ия булган саннар кергәнен сайлап ала икән. Бу саннар туган көнем һәм исемем белән бәйле, бу юлы да билетны шуларга карап сатып алдым, дигән ул. Лариса һөнәре буенча инженер-технолог. Ул заказга сайтлар эшләү белән мәшгуль. Фатир алу күптәнге хыя­лы булган. Аның дүрт баласы һәм өч оныгы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X