16+

Казан халкына куркыныч янамый: янгын сүндерелде

Казан халкына куркыныч янамый

Казан халкына куркыныч янамый: янгын сүндерелде

Казан халкына куркыныч янамый

Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгынны локализацияләделәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр якындагы цистерналарны суытуны дәвам итә.

Һәлакәттә тер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.

Унике сәгать дәвамында янгын сүндерүчеләр янәшәдәге газ тутырылган цистерналарны суыта. Казанда гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен җәлеп ителә торган идарә органнары һәм көчләр өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелде, дип яза Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading