16+

Казан халыкының яртысы кышкы спорт төрләренә өстенлек бирә

Кыш көне күпләр чаңгыда, чанада, тимераякта шуып калырга ашыга.

Кыш көне күпләр чаңгыда, чанада, тимераякта шуып калырга ашыга.

Спорт Казан халкы тормышында нинди урын алып тора, кешеләр кыш көне кайсы спорт төренә күбрәк өстенлек бирүне ачыклау максатында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сораштыру уздырган. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, респондентларның 58 проценты кышкы спорт төрләрен ярата. Кышкы спорт өчен кирәк-яракларны  кешеләр махсуслашкан кибетләрдән, сәүдә үзәкләреннән сатып ала,  базардан сайлый, интернет кибетләр аша бары 3 проценты гына кайтарта. Кышкы спортны яратучыларның яртысы тимераякларын, чаңгыларын биш елга бер алыштыра. Инвентарьнең сыйфатыннан 51 процент респондент канәгать, 29 ы ризасызлык белдергән. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading