16+

“Казан кичләре” интерактив күңел ачу тамашасына кил!

“Казан кичләре” интерактив күңел ачу тамашасы 2019 елның 1 декабрь көнендә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында “Казан кичләре” интерактив тамашасы узачак.

“Казан кичләре” интерактив күңел ачу тамашасы 2019 елның 1 декабрь көнендә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында “Казан кичләре” интерактив тамашасы узачак.

Әлеге проект “BEZ” телеканалы коллективы тарафыннан тормышка ашырыла һәм берничә өлешкә бүленеп, “BEZ” телеканалында күрсәтеләчәк. Тамаша кысаларында җырчылар һәм артистлар сәхнәдә чыгыш ясап кына калмый, ә алып баручы белән “сорау-җавап” рәвешендә әңгәмә дә кора,  шулай ук “Ачык микрофон” рубрикасы кысаларында тамашачылардан яңгыраган сорауларга да җавап бирә.
1 декабрь көнне тамашада керәшен татарлары десанты Марина Карпова, Алинә Давыдова һәм Вадим Захаров, җырлы гаилә дуэты Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйлфанова, яңа гаилә дуэты Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов, җырчы Лилия Гыймәтдинова, “Голос. Дети” проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, оригиналь дуэт Ләйсән Мәхмүтова - Винарис Ильегет, җәйнең төп хитын башкарган Лейна, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, үзенчәлекле ВИА “Хитобои” группасы катнашачак.

Концертның махсус кунагы – Татарстанның халык артисты САЛАВАТ Фәтхетдинов.
“Казан кичләре” интерактив күңел ачу тамашасы 1 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Филармония концертлар залында узачак. 6 +
 

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading