16+

Казан Кирмәне бәйге оештыра: җиңүчегә 20 миллион сум һәм кулына себерке тоттыра

Казаныбызның йөзе булган Кремльне җәен дә, кышын да чиста-пөхтә тотарга алынучы кешегә (оешмага) 19,4 миллион сум акча бирәчәкләр. Хәзерге вакытта әлеге җаваплы эшкә алынучылар арасында бәйге бара.

Казаныбызның йөзе булган Кремльне җәен дә, кышын да чиста-пөхтә тотарга алынучы кешегә (оешмага) 19,4 миллион сум акча бирәчәкләр. Хәзерге вакытта әлеге җаваплы эшкә алынучылар арасында бәйге бара.

Хезмәте дә бәясенә карап куелган. Җиңүче кеше кыш көне Кремль тирәсен кар һәм боздан арындырырга, бозлавык вакытында юлларга реагентлар, ком сибәргә тиеш. Төнлә кар яуган очракта, ул иртәнге сигезгә кадәр җыелган булырга, транспортка һәм җәяүлеләргә кыенлык тудырмаска тиеш. Башка вакытта территория кар, яңгыр яуганнан соң ярты сәгать узгач чистартыла.

Җәй көне дә эшләр кимеми: җиңүче кеше территорияне кул һәм машина белән себерергә, чәчәкләргә, газонга су сибәргә тиеш. Чүпләрне исә көн саен эш сәгате вакытында җыеп торырга кирәк.
   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading