16+

Казан комлыклары су коену сезонына әзер (ИСЕМЛЕК)

Шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинад Тимурханов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер комлыкларны җыештыру һәм водолазлар ярдәмендә су төпләрен тикшерү-чистарту чаралары күрелә.

Шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинад Тимурханов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер комлыкларны җыештыру һәм водолазлар ярдәмендә су төпләрен тикшерү-чистарту чаралары күрелә.


Муниципаль комлыкларда, шулай ук су буенда ял рөхсәт ителгән урыннарда 1 июньнән 30 августка кадәр иртәнге сәгать сигездән кичке тугызга кадәр ОСВОД коткаручылары һәм бер медицина хезмәткәре эшләячәк.

- Комлыкларда ял итүчеләр өчен суда иминлек дәресләре үткәреләчәк, белешмә китапчыклар таратылачак. Муниципаль комлыкларда соңгы биш елда бер кешенең дә суга батып үлүенә юл куелмады. Узган елгы коену чорында 19 кеше коткарылды, шуның дүртесе балалар иде. Комлыкта 124 кешегә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелде. Җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балаларның су коенуы махсус әзерлекле коткаручылар күзәтчелегендә генә оештырылачак,-диде Фердинанд Тимурханов.

Чыгыш ясаучының фикерләрен мэр Илсур Метшин да куәтләде.
- Елга һәм күл буйларына метр саен коткаручы бастырып чыгып булмый. Шунлыктан, рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга кирәк. Ата-аналар, өлкәннәр су буйларында балаларга нык игътибарлы булсыннар иде. Балалар күз уңыннан ычкындырылмасын. Муниципаль комлыкларда суда батып үлүгә юл куелмавы бик яхшы. Быел да коену сезоны имин узсын, - диде мэр.

22 май көнне Казанда һава температурасы 5-10 градус кына җылы була. Синоптикларның фаразларына караганда, июнь аеның беренче декадасында да һава температурасы +16 градустан артмаячак. Ләкин, фараз ул фараз, ә без яр буйларына барырга әзер булып торыйк.


Казанда су коену өчен әзерләнелгән муниципаль комлыклар:

"Локомотив" - Идел елгасы, "Казан" тимер юл вокзалы артында;

"Тирән күл" - ("Озеро Глубокое", Юдино бистәсе);

"Түбән күл" ("Нижнее озеро"), "Комсомол" - ("Комсомольское", Дәрвишләр бистәсе).

Яр буйларындагы ял урыннары:

Аккош күле - Урман аръягы бистәсе, Киров районы;

"Изумрудное" - Юдино бистәсе; Җиңү паркындагы күл - Яңа Савин районы.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading