16+

Казан консерваториясе Мөгаллим һәм остаз елын ачты

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе композиторларының төрле буыннары иҗат иткән әсәрләрдән уникаль концерт-диалогы узды.

Казан консерваториясе Мөгаллим һәм остаз елын ачты

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе композиторларының төрле буыннары иҗат иткән әсәрләрдән уникаль концерт-диалогы узды.

“Казан композиторлык мәктәбе. Буыннар диалогы” программасы 2023 елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин игълан иткән Мөгаллим һәм остаз елы кысаларында консерваториянең беренче иҗади проекты булды. 

Концертның беренче бүлегендә соңгы елларда вафат булган композиция кафедрасының әйдәп баручы профессорлары – Анатолий Луппов, Леонид Любовский, Александр Руденко, Борис Трубинның әсәрләре яңгырады. Тыңлаучылар Татарстан композиторлык мәктәбенең абруйлы остазлары музыкасын кабат ишетү мөмкинлегенә ия булды. Икенче бүлектә, җавап итеп, 2023 елда композиция кафедрасын тәмамлаучыларның әсәрләре яңгырады. Быел профессиональ композиторлар сафларын Кирилл Куликов һәм Всеволод Сарандов (доцент Елена Анисимова классы), Лилия Исхакова (доцент Виталий Харисов классы) һәм Анастасия Костюкова (доцент Эльмир Низамов классы) тулыландырачак. Чыгарылыш укучыларының һәрберсе тыңлаучыларны якты премьералар белән сөендерде.
Барлык әсәрләр дә Евгений Афанасьев җитәкчелегендәге Казан консерваториясенең симфоник оркестры башкаруында яңгырады. Кичәдә буыннар диалогы дирижерлар арасында да барды: маэстро Евгений Афанасьевтан тыш, дириңер буларак опера-симфоник дирижерлык кафедрасын тәмамлаучы Иван Веретельный, Илназ Дудкин, Лю Тинтин да чыгыш ясады – барысы да профессор Сергей Ферулев классында укый. Орган партиясен Фәрит Нуруллоев башкарды.

“Музыка сәнгате өчен остазлык аерым әһәмияткә ия, чөнки һөнәри осталык серләрен тапшыруда мөгаллим белән иҗади аралашу мөһим роль уйный”, - дип ассызыклады Казан консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев.

Ректор сүзләренчә, Казан консерваториясендә студент-композиторларга консерваториянең симфоник оркестры тарафыннан үзләренең әсәрләрен башкару мөмкинлеге бирелә: бу, әлбәттә, партитураны киң таралган компьютерда яңгырату тәҗрибәсе белән чагыштырырлык түгел. Зур концерт залында студентлар әсәрләрен оркестр белән башкару традициясе Нәҗип Җиһанов заманында ук булган. Композиция кафедрасының яңа җитәкчесе Эльмир Низамов инициативасы белән узган ел Вадим Дулат-Алиев карары буенча әлеге матур гадәт кире гамәлгә кайтарылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан консерваториясенең күп кенә чыгарылыш композиторлары соңгы имтиханнары вакытына бөтенроссия композиторлык конкурсларының лауреатлары һәм дипломантлары статусы белән барып җитә.

Вадим Дулат-Алиев шулай ук яшь композиторларга һәм композиция кафедрасына аерым ярдәм кирәклеген билгеләп үтте. Бу бигрәк тә хәзер, Казан консерваториясе Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән «Композиция» белгечлеге буенча икенче югары белемне бушлай алырга мөмкин булган илнең музыка вузлары исемлегенә кертелгәч, бик актуаль.

“Мәскәү һәм Санкт-Петербург консерваторияләре, шулай ук Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясеннән тыш, Казан консерваториясе – мондый хокукка ия Россиянең бердәнбер төбәк югары уку йорты”, – дип билгеләп үтте ректор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading