16+

Казан Кремле: Җәмигъ мәчетен төзү урыны турындагы мәсьәлә әле тикшерелә

Хәзерге вакытта Казанда Җәмигъ мәчетен урнаштыруның берничә варианты карала, мәсьәлә алдан әзерләнү стадиясендә. Ул тиешле тикшеренүләрдән һәм килешүләрдән соң тулысынча хәл ителәчәк, дип сөйләде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Казансуның уң як ярында Кырлай паркы янындагы территория, Адмиралтея бистәсендәге ком базасы янындагы территория, Шоссе урамындагы (Киров районы) яр буендагы мәйданчык һәм башка вариантлар карала.
«Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан барлык кирәкле экологик тикшеренүләр һәм шәһәр төзелеше килештерүләрен үткәрү бурычы куелды. Шуннан соң гына Җәмигъ мәчетен төзү урыны турында соңгы карар кабул ителәчәк, - дип белдерде ул.
Казансу елгасының уң ярында Җәмигъ мәчетен төзү турындагы карарны 13 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading