16+

Казан Кремле янындагы Муса Җәлил һәйкәле үзенең беренче бронза төсенә кайтачак

Хәзерге вакытта Казан Кремле янындагы Муса Җәлил һәйкәле янында төзекләндерү эшләре бара, дип яза казан мэриясе сайты. Һәйкәлне реставрацияләү һәм үзгәртү эшенә халык социаль челтәрләрдә игътибар итте.

Казанлылар монументның яңа кыяфәте, нәкъ менә алтын төсе турында борчылуларын белдерделәр. Әмма Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында аңлатуларынча, һәйкәл үзенең беренче табигый бронза төсенә кайтачак, барлык реставрация эшләре ел ахырына тәмамланачак.
Бронза һәйкәлне бөтен дөньяда кулланыла торган сакчыл технологияләр ярдәмендә чистартканнар инде. Әйтик, һәйкәлне башта махсус эремә белән эшкәрткәннәр, шуннан соң кысылган һава ярдәмендә җыелган пычракны бетергәннәр. Шуннан соң һәйкәл үзенең беренче табигый бронза төсенә әйләнеп кайтачак.
Шулай ук объектта ремонт эшләре исемлегенә гранит киң форматлы плитәләрне һәм постамент ташларын күчерү, постамент нигезләрен ныгыту һәм ватылган плитәләрне алыштыру керә. Барлык эшләр 30 декабрьгә кадәр тәмамланыр дип планлаштырыла.
Барлык эшләр дә Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты контроле астында уздырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading