16+

Казан Кремле япон принцессасын шаккатырган

«Казан Кремле» дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева сүзләренчә, Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казан Кремленә 162 273 кеше килгән.

Казан Кремле япон принцессасын шаккатырган

«Казан Кремле» дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева сүзләренчә, Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казан Кремленә 162 273 кеше килгән.

– Матч булган көннәрдә Кремль төрле төсләргә керә. Мәсәлән, Колумбия уйнаганда, бөтен җир сары фанатлар белән тулган иде. Шунысына игътибар иттем: бер генә җанатар да агрессив түгел, стадионда да, урамда да дуслык мохите, – ди Зилә Вәлиева.
«Казан Кремле» директоры сүзләренчә, чит ил кунакларының Казанны үз итүе интернеттан да күренә. Әйтик, берсе инстаграм битенә «Мине Россия кызы бик матур Казан «Манеж»ы белән таныштырды. Бу искиткеч көн иде!» дип язып куйган. 
– «Манеж»да без Татарстанның спорт тарихын күрсәтәсебез килде. Биредә республиканың дәрәҗәле спорт ярышларында җиңүләре сурәтләнгән иде. Шунда ук, йомшак кәнәфиләргә утырып, җанатарлар футбол матчларын карый ала. Тагын бер кеше үз инстаграм битенә «Кремльне һәр кеше күрергә тиеш!» дип язып калдырган. Бу сүзләр миңа аеруча да ошады. Иран, Согуд Гарәбстаны кебек мөселман илләреннән килгәннәр Благовещение чиркәвендә христиан дине тарихы белән кызыксынганнар, – ди Зилә Вәлиева.
Япония җыелма командасы бездә уйнаган вакытта Казан Кремленә Япония патша кызы да килгән. 
– Ул искиткеч кеше, футбол фанаты булып чыкты. Аның хәтта алкаларында да футбол тубы сурәтләнгән. Принцесса Казанны бик күп итеп фотога төшерде. Без аңа Япониядә бастырылган борынгы Коръән китабын күрсәттек. Ул аны бик зур кызыксыну белән карады. XVI гасырда аның бер нөсхәсен Апанаевлар Казанга бүләк иткән булган. Берсе Япония императоры китапханәсендә сакланырга тиеш, – ди Зилә Вәлиева. 
Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казан Кремле музейлары кичке сигезгә кадәр эшли. Кремль үзе туристлар өчен тәүлек дәвамында ачык. 

Алисә Шәрәфиева.

Фото: kazan-kremlin.ru, Михаил Захаров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading