16+

Казан кызы Евгения Тарасова беренче тапкыр Европа чемпионы булды (ВИДЕО)

Шушы көннәрдә Чехиядә фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты бара.

Шушы көннәрдә Чехиядә фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты бара.

Тумышы белән Казан кызы булган 22 яшьлек Евгения Тарасова белән аның партнеры Владимир Морозов, 227,58 балл җыеп, парлы шууда беренче урынны яулады. Икенче урында Германия спортчылары Алена Савченко-Бруно Массо (222 балл), өченчедә французлар Ванесса Джеймс-Морган Сипре (220,02 балл). Сочида узган команда ярышы буенча Олимпия чемпионнары булган Ксения Столбова белән Федор Климов бишенче урынны алды алтынчыда - шулай ук Россия спортчылары Наталья Забияко белән Александр Энберт.

Евгения - Казан фигуралы шуу мәктәбенең горурлыгы. Ул баштарак ялгызы гына шуган. 2010 елда Мәскәүгә китеп, парлы шууга күчкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading