16+

Казан кызы Евгения Тарасова фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында өченче урынны алды

Шушы көннәрдә Финляндия башкаласы Хельсинкида фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты бара.

Казан кызы Евгения Тарасова фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында өченче урынны алды

Шушы көннәрдә Финляндия башкаласы Хельсинкида фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты бара.

Парлы шуу төрендә Евгения Тарасова белән Владимир Морозов бронза медаль яулады. Исегезгә төшерәбез: алар узган сезонда Европа чемпионнары, быелгы сезонның исә Гран-при финалы җиңүчеләре булды.

Евгения Тарасова ярышлар алдыннан күнекмәләр вакытында аягын имгәткән иде. Ярышта катнашу-катнашмау мәсьәләсе дә туды, әмма ул тәвәккәлләп бозга чыкты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading