Лагерь начальнигы Илсөя Туктарова агулану турында мәгълүматны раслап, өч баланың изоляторга урнаштырылуы турында хәбәр иткән.
"Ярдәм сорап 10 бала мөрәҗәгать иткән, аларның өчесе изоляторда. Башта тренер аларга кояш суккан, эссе һава торышы аркасында хәлләре китте, диде", - дип сөйләде ул.
Туктарова сүзләренә караганда, бер баланы әти-әнисе өенә алып кайтып киткән. Шул ук вакытта бүген малайның әнисе баланың хәле канәгатьләнерлек, дип хәбәр иткән.
Бу фактны Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе тикшерә башлаган.
"Температуралары юк иде һәм инфекцион авыруның башка билгеләре дә сизелмәде. Балалар табиб күзәтүе астына изоляторга урнаштырылды", - дип хәбәр иткәннәр ведомстводан.
Санитар табиблар фикеренчә, балалар ял көннәрендә әти-әниләре алып килгән күчтәнәчләр белән агуланган булса кирәк.
Комментарийлар