16+

Казан мәктәбендә укучы кыз өченче каттан егылып төшкән

Укучы сыйныфташы белән талашкан.

Укучы сыйныфташы белән талашкан.

Казан мәктәпләренең берсендә укучы өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйга икенче дәрес вакытында килеп чыга. Ике кыз арасында низаг килеп чыккан. Янәсе, икесе дә бер егетне бүлешкән. Бу мәгълүмат социаль челтәрләрдә дә пәйда булды.

Тәрәзәдән егылып төшкән мәктәп укучысы, бәхеткә, кар көрте өстенә килеп төшкән. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кызны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Хәзер кыз белән медиклар эшли, диагностика уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading