16+

Казан малае чүпне аерым җыярга күндерде

Татарстанда табигать сөюче яшьләр һәм әйләнә-тирә мохитне саклаучылар хәрәкәтен торгызырга ниятлиләр.

Казан малае чүпне аерым җыярга күндерде

Татарстанда табигать сөюче яшьләр һәм әйләнә-тирә мохитне саклаучылар хәрәкәтен торгызырга ниятлиләр.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин сүзләренчә, республикада Совет заманында популяр булган табигатьне яратучы яшьләр хәрәкәтен күтәрү генә түгел, алар арасында ярыш рухы тудыру күздә тотыла.

25-26 октябрь көннәрендә Чаллыда, мисалга, балалар өчен махсус шундый җыен узачак.

Җыенга Татарстанның 20-25 районыннан 300ләп укучы килүе көтелә. Аларның күпчелеге – экологик проектлар бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм экологик инициативалар авторлары. Билгеле булганча, республикада табигатьне өйрәнүче яшьләр хәрәкәтен 2018 елда торгыза башлаганнар иде. Шуннан соң берничә җыен үткәрелде. Быелгы уку елында әлеге эшкә тагын да активрак алынганнар һәм Татарстанның эре шәһәрләрендә күчмә утырышлар, экскурсияләр оештыралар.

Мондый эшнең нәтиҗәсе дә озак көттерми. Узган атнада яшь табигатьчеләрнең «Чиста булачак!» җыенында катнашкан бала министр белән фотога төшәргә рөхсәт сорый. Әмма министрның вакыты тар булганлыктан, укучы өчен махсус очрашу оештыр­ганнар.

 – Башта ул моңа ышанып та бетмәде төсле. Әмма килеп, министр белән аралашты. Кичә исә без аңа Мәскәүдән килгән эчемлек җитештерә торган мәгълүм бер компания дирекциясе белән очрашу оештырдык һәм ул үзенең проекты хакында кыскача гына сөйләде. Хәзер компаниядә бу проектны тормышка ашырып булу-булмавы хакында сөйләшүләр бара, – ди Дамир Вәлиуллин.

Проект исә соклардан бушаган пластик һәм калай шешәләрне кабул итеп, алмашка эт һәм мәчеләргә ризык бирә торган җайланма урнаштырудан гыйбарәт икән.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading