16+

Казан маньягы Игорь Птицинны гомерлеккә төрмәгә утырттылар

Суд карарын игълан итү процессына һәлак булган кызларның туганнары килгән: кешеләр күз яшьләреннән һәм дулкынланудан калтыранып тора.

Суд карарын игълан итү процессына һәлак булган кызларның туганнары килгән: кешеләр күз яшьләреннән һәм дулкынланудан калтыранып тора.

Татарстан Югары суды Казан маньягы Игорь Птицинны гомерлеккә төрмәгә утыртты. Хөкем карарын игьлан итү вакытында бөтен зал һәлак булган кызларның туганнары һәм журналистлар белән тулды. Кешеләр елады, дулкынланудан калтыранды, әлеге вәхшигә үлем җәзасын бирүләрен теләде.
Моннан тыш, хөкем карары нигезендә Птицинга мәҗбүри рәвештә психиатрда дәвалану чаралары билгеләнде.

- Даша егетенә кияүгә чыгарга планлаштырган иде, ул иң яхшысы дип әйтә иде, мин иртә әле дип үгетләсәм дә. Ул һәр җәйдә эшли иде: әле промоутер, әле китап кибетендә. Һәлак булган көнне пляжга кызынырга китте, туган көненә дип күлмәк сатып алган иде. Ә аның туган көне кырыгына туры килде. Нәкъ шул көнне. Без аны башсыз күмдек, баш сөяге юк иде - ул экспертиза өчен алынды. Аның урынына муляж ясадылар, баш тиресен тарттылар һәм пәрдә белән капладылар. Күпләр моның чын баш түгеллеген аңламый да калды, - дип искә ала маньяк кулыннан һәлак булган Даши Максимованың әнисе. Кыз 2011 елда вәхшиләрчә үтерелгән. 

Игорь Птицин 2009-2017 еллар аралыгында 13 кешене үтерүдә, үтерергә омтылуда, көчләүдә һәм көчләргә теләүдә гаепле дип табылды. Җиде кеше аның һөҗүменнән соң исән калган. Суд тикшерүе барышында маньяк тагын 22 көчләү фактын таныды. Җинаять эшен карау барышында якынча 100 төрле экспертиза үткәрелгән, 100 дән артык шаһиттан сорау алынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading