16+

Казан «МЧС» торак комплексының икенче йорты төзелеше август аенда яңадан торгызылачак

Казанның Совет районында урнашкан «МЧС» торак комплексының икенче йорты төзелешен август аенда яңадан торгызу планлаштырыла. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, подрядчы 1 августта эшкә керешергә әзер, дип яза KZN.RU.

Исегезгә төшерәбез, «МЧС» торак комплексының икенче йортын төзү 2012 елда башланган һәм 2016 елда тәмамланырга тиеш иде. Бер ел элек объект төзелешен яңадан башлап җибәрергә омтылганнар иде, ләкин финанслау булмау сәбәпле, эшләр туктатылды. Булачак подрядчы белән сөйләшүләр узган елның декабрендә башланды.

«МЧС» проблемалы торак комплексы 5 йортны үз эченә ала. Бүгенге көндә 527 фатирлы беренче йорт һәм 102 фатирлы бишенче йорт файдалануга тапшырылган. «МЧС» торак комплексының өченче һәм дүртенче йортлары субай этабында, шул ук вакытта өченче йорт төзелеше федераль акчалар хисабына яңадан торгызылырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading