16+

Казан мэриясе бер көнлек эш хакын “Яңарыш” фондына күчерде

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан халкын Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу белән шөгыльләнүче "Яңарыш" фондына теләктәшлек күрсәтергә өнди.

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан халкын Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу белән шөгыльләнүче "Яңарыш" фондына теләктәшлек күрсәтергә өнди.

Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев нигез салган "Яңарыш" фонды алты ел эчендә зур эшләр башкарды. Фонд тырышлыгы белән торгызылган Болгар белән Зөя шәһәрчегенә бүген дөньяның һәр почмагыннан туристлар агыла. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге зур объектларны торгызуда Татарстан халкы, эре сәнәгать предприятиеләре зур булышлык күрсәтте.
Быел "Яңарыш" фонды тагын ике яңа объектны сафка бастыруга алынды. Белгәнегезчә, Халыклар бердәмлеге көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указга кул куйды.

- Мондый проектларда шәһәр һәм республика халкының катнашуы мөһим. Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар булган кебек, әлеге рухи үзәкләрне торгызу изге эш булып тора, ул республиканың барлык халкын берләштерәчәк, ә мирасыбыз оныкларыбызга калачак, - ди Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы барлык министрлыклар, ведомстволар, предприятие һәм муниципалитетларны Казан мэриясе инициативасын хупларга һәм фондка бер көнлек эш хакын күчерергә чакыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading