16+

Казан мэриясе шартлату белән янаган укучы аркасында мәктәпне эвакуацияләү турында сөйләде

 Казан мэриясе атып үтерү һәм шартлату белән янаган укучы аркасында 40 нчы гимназияне эвакуацияләүне шәрехләде.

 Казан мэриясе атып үтерү һәм шартлату белән янаган укучы аркасында 40 нчы гимназияне эвакуацияләүне шәрехләде.

Мэрия мәгълүматы буенча, бүген Казанда 300 дән артык укучы һәм 40 хезмәткәрне Бертуган Касыймов урамы, 12 нче йортта урнашкан гимназиядән эвакуацияләгәннәр. Килеп чыккан хәлнең төп сәбәбе- укучыларның берсе шартлату белән янаган.

"Малай дәрескә электрон тәмәке белән килгән, укытучының берничә тапкыр кисәтүенә карамастан,моңа игътибар итмәгән. Ә укытучы электрон тәмәкене тартып алганнан соң, мәктәпне шартлату белән яный башлаган, үзен дорфа тоткан. Шуңа бәйле рәвештә саклык чараларын кабул итү турындагы карар кабул ителде ", - дип хәбәр иттеләр Казан мэриясендә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәктәпне тикшергән һәм бернинди куркыныч предметлар тапмаган. Хәзер гимназиядә уку процессы дәвам итә, ә шартлату белән янаган мәктәп укучысы белән психологлар эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading