16+

Казан Мэры коронавирус таралу куркынычына бәйле шәһәр халкына мөрәҗәгать итте

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына үз-үзеңне изоляцияләү режимына җаваплы карарга чакырды.

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына үз-үзеңне изоляцияләү режимына җаваплы карарга чакырды.

«Хөрмәтле казанлылар!

Бүген шәһәрдә коронавирус белән зарарлануның берничә расланган очрагы бар. Без бу инфекциянең таралуын кисәтү өчен барысын да эшлибез. Укучыларны дистанцион укуга күчерәбез, мәдәният йортлары, спорт мәктәпләре һәм китапханәләр ишекләренә йозаклар эләбез, җәмәгать транспортын дезинфекциялибез. Күп кенә муниципаль хезмәтләрне без электрон рәвешкә күчерергә өлгердек - хәзер моның кирәге чыкты.

Әмма вакыйгалар үсеше һәр кешегә бәйле.

Илебездә бу ял атнасы урамда, кибетләр буйлап йөрү һәм дуслар белән очрашу өчен игълан ителмәде. Без барыбыз да кешеләр арасындагы элемтәләрне максималь чикләргә һәм үз-үзебезне изоляцияләргә тиеш.

Өйдә булуны коронавирустан курку дип түгел, ә үз гаиләң, күршеләрең, дусларың һәм хезмәттәшләрең, безнең шәһәр хакы сәламәтлеге хакына үз-үзеңне җаваплы тоту дип бәяләргә кирәк.

Зинһар, моңа җиңел карамагыз. Ата-аналарыгыз, өлкән яшьтәге туганнарыгыз һәм танышларыгыз турында кайгыртыгыз. Алар хәзер куркыныч зонасында. Без аларны азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итүне үз өстебезгә алырга тиеш. Җылылыкны һәм кайгыртуыгызны кызганмагыз. Бу көннәр - барыбыз өчен дә кешелеклелектә сыналу. Өлкән буыныбызны коткарабыз икән - димәк, вәзгыятьне контрольдә тотабыз.

Безнең кадерле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз!

Аңлыйм, һәрвакыт өйдә булу җиңел түгел - тик бу куркыныч инфекцияне эләктермәүнең бердәнбер ысулы!

Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр өчен без волонтерлык ярдәме оештырдык. Шәһәрнең һәр районында азык-төлек һәм дарулар китерүгә гариза калдырырга мөмкин булган телефон эшли. Мондый мөмкинлек «Ачык Казан» системасында да каралган.

Яшьләребезгә мөрәҗәгать итәм!

Дуслар, кояш балкый, яз кңелләрне дәрт һәм шатлык белән тутыра. Мондый көннәрдә начар нәрсәләр турында уйлыйсы килми. Әмма вирус барысына да яный, шуңа күрә күңел ачуларны яхшы вакытларга кадәр кичектерегез. Сез урамнан үзегез өчен куркыныч тудырган һәм, бәлки, әбиләрегез һәм бабаларыгыз өчен үлемгә китерә торган авыру алып кайта аласыз.

Бу катлаулы вакытта җәмгыятькә файдалы булырга теләүчеләрне волонтерлар сафында көтәләр. Гаризаны «Ачык Казан» сайтында калдырырга мөмкин. Ярдәм өлкәннәргә генә түгел, безнең оператив хезмәтләргә һәм табибларга да кирәк.

Коронавирус безнең икътисадка һөҗүм ясады инде. Без бүген якланмаган гражданнарга һәм кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чараларын эшлибез. Шәһәрнең мөмкинлекләре чикләнгән, әмма без көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз.

Бу көннәрдә барлык диспетчерлык һәм авария хезмәтләре югары әзерлек режимында, медицина учреждениеләре зур эш алып бара. Без азык-төлек кибетләренә һәм даруханәләргә ихтыяҗ булган беренче товарларны китерүне катгый контрольдә тотабыз.

Әмма һәркем үз иминлеге һәм якыннарының сәламәтлеге күпчелек очракта аның үз-үзен тотышына бәйле булуын аңларга тиеш.

Безгә бүген кирәк булган иң мөһим әйберләр - теләктәшлек, җаваплылык һәм кайгырту.

Олылар, моны балаларга аңлатыгыз! Балалар, зурларның исенә төшерегез!  Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим!» - диелә мөрәҗәгатьтә.

                                                                                                                                               Чыганак: kzn.ru
                                                                                                                                                 Фото:  kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading