16+

Казан метросында бер ир кешедә граната-төпчек савыты тапканнар

Кичә Казан метросында полиция хезмәткәрләре Казан банкларының берсендә инкассатор булып эшләүче ир-атның сумкасында граната-төпчек савыты тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда «Авиатөзелеш» станциясендә 17.00 сәгатьтә полиция хезмәткәрләре ир-атны чит предмет юкмы икәнлеген карау өчен туктатып, сумкасында граната-төпчек савыты тапканнар.

Ул 46 яшьлек җирле банкларның берсендә инкассатор булып эшләүче ир-ат булган, ә табылган әйбер - декоратив граната-көл савыты булып чыккан һәм аның әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч янамавы ачыкланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading